Башкортстан экоактивисты Илдар Йомаголов Дәүләт җыенына сайлауларда үзен үзе тәкъдим итүче намзәт буларак катнашмакчы
“КПРФ әгъзасы буларак, Илдар Йомаголов бу фиркадән намзәт булырга ниятләгән иде. Әмма фирка җитәкчелеге Илдар кебек туры сүзле депутат кирәкми дип санап, аны намзәтләр исемлегеннән чыгарды", дип хәбәр итте активист Илсур Ирназаров. Дәүләт җыенына депутатлар сайлау быел 10 сентябрьгә ниятләнгән.