Питрәч районында Мишә елгасыннан ике кеше мәете белән автомобиль тартып чыгардылар
Татарстанның Питрәч районында коткаручылар Миша елгасыннан яр буена автомобиль тартып чыгарды. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Чит ил машинасында 34 яшьлек ир-ат һәм 37 яшьлек хатын-кызның мәетләре табылган. Белгечләр аларның үлем шартларын тикшерә.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Элегрәк «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Питрәч районында үтеп баручылар буш палаткалар һәм автомобильдән төшеп калган арткы бампер тапкан иде.