Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кызлар өчен әхлакый-тәрбияви курслар эшли
10 июльдә Лениногорскиның «Ихлас» мәчетендә кызлар өчен әхлакый-сәләмәтләндерү курслары эшли башлады. Бу хакта «Заман сулышы» газетасы яза.
Балалар өчен 4 тапкыр ашату оештырылган.
Иртәнге аштан соң дини дәресләр башлана. Аннары бергә өйлә намазын укыгач, төшке аш ашыйлар. Аннары төрле экскурсияләр, квестлар, уеннар, викториналар, мастер-класслар каралган, диелә хәбәрәдә.