Оренбург өлкәсенең Орск шәһәрендә бакчага йөрүче 36 сабый йогырт белән агуланган
Орск шәһәрендә балалар бакчасына йөрүче 36 сабый җирле җитештерүчеләр эшләп чыгарган йогырт белән агуланган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Тугыз сабыйны хастаханәгә озатканнар.
Агентлык мәгълүматлары буенча, шәһәрдә медицина хезмәте эшен көчәйткәннәр, табиблар балаларга, госпитализацияләү ихтималын күздә тотып, урыннар әзерләп куйган.
Балалар Новотроицк сөт заводында җитештерелгән йогырт ашап агуланган дип фаразлана.