Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары Түбән Новгород өлкәсендә гастроль туры үткәрә
Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәге артистлары Түбән Новгород өлкәсенең татар авыллары буйлап «Җәйге очрашулар» дип аталган гастроль туры үткәрә. Бу хакта Мәскәү шәһәре Татар милли-мәдәни автономиясе Төбәк иҗтимагый оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.
10 июльдә алар Пашат авылында концерт куйды, 12 июльдә – Семеновка, 14 июльдә Олы Рбишча авылында чыгыш ясаячаклар. Әлеге тур Мәдәнә авылында узачак күңелле Сабан туе алдыннан үзенә күрә бер репетиция кебек, диелә хәбәрдә.