Рөстәм Миңнеханов Илья Массух белән IT өлкәдә импортны алыштыру хакында фикер алышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Мәгълүмати- коммуникацион технологияләр өлкәсендә импортны алыштыру буенча компетенцияләр үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмасы директоры Илья Массух белән IT өлкәдә импортны алыштыру мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Аерым алганда, әңгәмәдәшләр медицина мәгълүмати системасын һәм Россия электр транспортын үстерү, программа белән тәэмин ителешне үзебезнекенә алыштыру күләмнәрен арттыру кебек темаларны кузгатты. Шулай ук Иннополис университетының перспективалы проектларын да тикшерделәр.
Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда вице-премьер – ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров, Иннополиска кураторлык итүче ТР вице-премьеры Роман Шәйхетдинов, ТР дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, ТР Фәннәр академиясе президенты һәм Цифрлы үсешкә ярдәм күрсәтү ассоциациясе советы рәисе Рифкать Миңнеханов, шулай ук башка рәсми затлар катнашты.