Думада Татарстанда ислам банкингы кертү турындагы проект икенче укылышта хупланды
Дәүләт Думасы депутатлары Ислам банкингы турындагы закон проектын карады. Дәүләт Думасының финанс базары комитеты документны икенче укылышта кабул итәргә тәкъдим итте, дип хәбәр итә ТАСС. Проект сынау үткәрүне күздә тота, аның барышында Татарстанда һәм башка берничә төбәктә финанслау буенча партнерлык (ислам) эшчәнлекнең хокукый режимы урнаштырылачак.
Закон проектының беренче укылышы узган елның 21 декабрендә булды. Экспериментны Татарстаннан тыш, Башкортстанда, Чечняда һәм Дагестанда үткәрергә җыеналар. Бу төбәкләрдә яңа режим ике елга кертеләчәк, киләчәктә бу чорны озайтырга мөмкиннәр. Шул ук вакытта билгеләп үтелгәнчә, эксперимент үткәрү территориясен хөкүмәт, Үзәк Банк белән килешеп, киңәйтергә мөмкин.
Документны тикшергәндә, депутатлар Карелия, Кырым, Калининград өлкәсе һәм Мәскәүдә дә сынау үткәрергә тәкъдим иткән төзәтмәләрне кабул итмәде. Шул ук вакытта финанс базары комитеты башлыгы Анатолий Аксаков белдергәнчә, Ингушетия төбәкләрен исемлеккә кертү мәсьәләсе карала.
Исегезгә төшерәбез, ислам банкингын эшләтеп җибәрү буенча пилот проектының сентябрь аенда ук башланачагы хәбәр ителгән иде. Бу механизм аерым рәвештә Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында сөйләшенде, анда Аксаков закон проектын июль аенда кабул итәчәкләрен әйтте.