Россия Диния нәзарәтеннән хәйрия юлламалары буенча хаҗ кылучылар кайтты
Россия Диния нәзарәтеннән хәйрия юлламалары белән исламның изге урыннарына җибәрелгән төркемнең хаҗга сәяхәте уңышлы тәмамланды. Мәккәгә хаҗ кылу мөмкинлеге Россиянең алтмыш төбәгеннән йөзгә якын кешегә - руханилар, мөселман җәмгыятьләре активлары, сугыш хәрәкәтләре ветераннарына бирелде. Россия Мөфтиләр Шурасы сайты шул турыда яза.
Хаҗ кылучыларның бер өлеше Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә булып, Россия мөселманнарының рухи лидеры мөфти шәех Равил Гайнетдингә рәхмәт белдерде. Хаҗилар «Мөслим Тур» компаниясенең сәяхәтне югары дәрәҗәдә оештыруын, төркем җитәкчеләренең һәм төркемнәргә беркетелгән табибларның эшен, шулай ук Согуд Гәрабстаны ягының хаҗиларга кирәкле инфраструктура бирүен, медицина хезмәте күрсәтү планында яхшы әзерлеген билгеләп үтте.
Исламның изге җирләрендә диниләрнең рекордлы саны булуга карамастан, 2023 елда хаҗ кылучыларның гомуми фикере буенча, ул бик имин һәм җайлы узды, бу эштә Согуд Гарәбстаны хакимиятләренең казанышы зур.
Хаҗ кылучылар рухи лидерга исламның изге урыннарында Аллаһы Тәгаләгә тынычлык һәм иминлек, Ватан һәм аның барлык халыкларының чәчәк атуы, Россия җирендә татулык һәм иминлек сорап ялваруларын хәбәр итте.