Янгын чыгу сәбәпле, Свердловск өлкәсендәге Шайдуриха авылында яшәүчеләрне эвакуациялиләр
Свердловск өлкәсенең Невьянск шәһәр округы Шайдуриха авылында яшәүчеләрне янгын аркасында эвакуациялиләр, дип хәбәр итә ТАСС.
«Табигый янгын сәбәпле куркынычсызлык максатларында Шайдуриха авылы халкын вакытлыча эвакуацияләү турында карар кабул ителде. Моның өчен муниципаль хакимият Невьянскидан өч автобус җибәрелде, алар кешеләрне вакытлыча урнаштыру пунктына илтәчәк», – диелә хәбәрдә.
Билгеләп үтелгәнчә, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Губернатор Евгений Куйвашев кушуы буенча хәлне өлкә табигый ресурслар һәм җәмәгать иминлеге министрлыклары аерым контрольдә тота.