Мәрҗани исемендәге Тарих институтын фәнни учреждение дип үзгәртергә җыеналар
Татарстан Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтын «дәүләт бюджет учреждениесе»ннән «фәнни» дип үзгәртергә телиләр. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары проектын республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы әзерләгән. Документ «Рәсми Татарстан» порталында урнаштырылды һәм коррупциягә каршы экспертиза уза.
«ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына 60 көн эчендә учреждение уставына тиешле үзгәрешләр кертергә; оештыручының «ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты» дәүләт фәнни бюджет учреждениесе өчен хезмәт күрсәтүгә (эшләрне башкаруга) дәүләт йөкләмәсе», – диелә карар проектында.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә «Татар-информ»га аңлатуларынча, үзгәрешләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татартсан Республикасы Икътисади һәм социаль тикшеренүләр үзәге тәкъдиме белән кертелә. «Бу эшләр исемне эшчәнлекнең факттагы төренә туры китерү өчен эшләнә», – дип ачыклык керттеләр ведомствода.
Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең 1996 елның 14 июнендәге күрсәтмәсе белән оештырылган. 2002 елда институтка күренекле татар галиме-фикер иясе, дини һәм иҗтимагый эшлекле Шиһабетдин Мәрҗани исеме бирелде. Хәзерге вакытта анда 13 фәнни бүлекчә бар.