Миңнеханов М12 юлы турында: Без бу хакта хыялландык – декабрьдә Казанга хәтле юл ачылачак
Татарстанга сәнәгать төбәге буларак, транспорт артерияләренә ия булу мөһим һәм шуларның берсе – төзелеп килә торган М12 трассасы була. Декабрьдә юлны ачачаклар, шулай итеп Мәскәүдән Татарстан башкаласына хәтле юл 6,5 сәгатькә кыскарачак, диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ОТР телеканалына биргән әңгәмәсендә.
«Безгә уңыш елмайды, без Мәскәүгә хәтле тизйөрешле юл турында хыялландык, әмма үз вакытында бу килеп чыкмады. Хәзер М12 автомобиль юлыннан нибары 6,5 сәгать барасың – һәм инде син Россия башкаласында. Татарстан – сәнәгать төбәге, бездә йөк ташулар күп. Һичшиксез, югары тизлектәге юл да булачак», – диде ул.
Ул трасса төзелешен Россия Президенты Владимир Путин һәм ил Хөкүмәте хуплавын да искәртте. «Җиденче һәм сигезенче участоклары безнең территориягә керә. Без дә булдыра алганча ярдәм күрсәтәбез. Декабрьдә Казанга хәтле юлны ачачаклар», – дип вәгъдә итте республика Рәисе.
Шулай ук ул Татарстанда ике стратегик күпер төзелүен дә әйтте. Аларның берсе Иделдә, икенчесе Чулманда – Чаллыны һәм Түбән Каманы урап узу юлында. Алга таба Башкортстанга хәтле юлны киңәйтү планлаштырыла.
«Бу заманча транспорт коридоры безгә алга таба хәрәкәтләнергә мөмкинлек бирә», – диде Рөстәм Миңнеханов.