Чун районы Сабан туенда камыр ризыклары сатудан кергән акчаны мәчет төзелешенә бирәләр
Иркутск өлкәсенең Чун районында 8 июль көнне татар халык бәйрәме Сабан туе булды. Зермокан елгасы ярында ул икенче тапкыр узды. Бәйрәмдә Брат һәм Усы районнарыннан татар оешмалары вәкилләре катнашты.
Чараны оештыручы Финдия Дәүләтхозина билгеләп үткәнчә, Сабантуйда камыр ризыклары сатудан кергән барлык акча мәчет төзелеше фондына китәчәк. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.
Чараны «Чун районы татарларының җирле милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы оештырды. Бәйрәмне оештыруда Бөтендөнья татар конгрессыннан профессиональ алып баручы Әлфия Хәбибуллина катнашты. «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы иҗади чыгышлар күрсәтте.
Сабантуй бәйрәмен оештыручылар бәйрәмне әзерләүдә ярдәм иткәне өчен мэр Николай Хрычовка, депутат Наталья Дикусаровага, социаль сәясәт мәсьәләләре буенча мэр урынбасары Елена Макинага, Чунск муниципаль берлеге администрациясе коллективына һәм район администрациясенең мәдәният, спорт һәм яшьләр сәясәте бүлегенә рәхмәт белдерә, диелә хәбәрдә.