Әгерҗедә начар һава торышы аркасында 618 кеше яши торган йортларда электр энергиясе юк
Һава торышы начар булу сәбәпле, Әгерҗедә 618 кеше яши торган тагын 150 шәхси йорт электр энергиясез калган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Урында электр белән тәэмин итүне торгызу өчен 8 бригада эшли. Электр белән тәэмин ителешне торгызуның якынча вакыты 23.00 сәгатьтә, дип хәбәр итәләр ведомствода.
Бүген Әгерҗе районында 8538 кеше яши торган 366 йортның начар һава торышы аркасында электр энергиясез калуы турында хәбәр иткән идек.