Медиа: Русия түрәләре җәйге ялларында чит илгә чыгудан курка, алар арасында иң популяр ял төре - дачага китү
"Вёрстка"ның Федерация Шурасындагы чыганагы түрәләр чит илгә чыккач халыкара эзәрлекләүгә дучар булудан һәм президент хакимиятенең канәгатьсезлегеннән курка ди. “Бөке кебек эштән очачаксың, хөкем ителүчеләр эскәмиясенә утырмасаң - әйбәт”, дигән ул.