Илгиз Зәйниев: «Безнең күз алдында яңа театр юнәлеше туып килә»
15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә.
Режиссер һәм драматург Илгиз Зәйниев ачык һавадагы «Кара пулат» операсы мисалында Татарстанда күз алдында яңа театр юнәлеше туып килүгә игътибар итәргә чакырды.
«Безнең күз алдында театр еш туа мени? Мин яңа дәүләт учреждениесе яки яңа бина турында сүз алып бармыйм. Театрда яңа юнәлеш туып килә», – диде Илгиз Зәйниев
Режиссер Якутиядә «Олонхо» театры тууын мисал итеп китерде. «Алар аны үз традицияләре нигезендә уйлап таптылар. Бу безнең заманда уйлап табылган яңа театр юнәлеше. Бу могҗиза! Безнең дә шундый театр юнәлеше туып килгәнне күрү мөмкинлегебез булачак», – диде ул ачык һавада күрсәтеләчәк «Кара пулат» операсын карарга чакырып.
Илгиз Зәйниев «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестиваленең театрның бөтен форматларын яраткан кеше өчен хыял булуын әйтте. «Болгар театр көче тупланган ноктага әверелә бара», – диде ул.
«Кара пулат» операсы үткән ел беренче мәртәбә Болгарда табигый декорацияләр фонында ачык һавада күрсәтелгән иде. Заманында Тинчурин театры сәхнәсендә куелган «Кара пулат» операсын урам форматына Илгиз Зәйниев яраклаштырды.
«Үткән елгы чара опера бөтен кеше өчен түгел дигән фикерне җимерә. Андагы халыкны күзәтеп, бездә бөтен халык опера ярата дигән фикер туа. Кемнәрдер махсус килгән иде, кемдер очраклы гына туры килеп аерыла алмады», – диде ул.
Ачык һавада «Кара пулат» операсы. 2022 ел
Фото: © Салават Камалетдинов
«Моның кадәр фестиваль башка беркайда да юк. Һәр театрның үз фестивале бар. Инде биналарга гына сыеша алмыйча урамга чыга башладык. Мәдәният өлкәсенә тотылган акчалар киләчәк буынның тәрбиясе һәм мохиттәге атмосфера белән еллар дәвамында әйләнеп кайтачак, миңа калса», – дип фикерен түгәрәкләде режиссер.
- 15 - 23 июльдә Болгарда «Яңарыш: дастанның заманча укылышы» фестивале үткәрелә. Оештыручылар тугыз көн дәвамында Болгарда үтәчәк фестивальгә 50 меңләп тамашачы килер дип өметләнә.
- Фестиваль 15 июльдә 18.00 сәгатьтә ачыла. Концерттан соң Карелия артистлары «Калевала» эпосы буенча спектакль күрсәтә. Фестиваль 23 июльдә «Кара пулат» операсы белән тәмамлана. Ачык һавадагы опера 21.00 сәгатьтә башлана.