Татарстанда очкыч-кунакханә барлыкка килергә мөмкин
Татарстанда, Идел елгасы буенда кунакханә төзергә ниятлиләр, очкыч корпусы аның нигезе булачак. Urman Camp глэмпингы милектәше Илнар Хәмидуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка шундый планнары булуы хакында сөйләде.
«Мин очкыч-кунакханә төзү турында хыялланам. Әмма самолет корпусы сатып алу бер кирпеч ипи сатып алган кебек җиңел түгел икән», - диде Хәмидуллин.
Эшкуар сүзләренчә, Казан аэропортында берничә самолет корпусы бар, алар бүгенге көндә күгәреп кенә ята. Шуңа күрә ул, яңа кунакханә республиканың тагын бер визит карточкасы булсын өчен, аңа туры килгән корпус эзләүдә Татарстан Рәисеннән ярдәм сорады.
«Әйе, анда иске-москы күп бугай. Әйдәгез, белешмәләр туплыйк һәм нәрсәдер эшләргә мөмкинме-юкмы икәнен белик. Идея бик яхшы», - дип җавап бирде эшкуарга Рөстәм Миңнеханов.