Ипотека алган күп балалы гаиләләргә ярдәм итү өчен Хөкүмәт тагын 15 млрд сум юнәлдерәчәк
Россия Хөкүмәте күп балалы гаиләләр өчен ипотека кредитлары буенча түләүләрне компенсацияләүгә өстәмә рәвештә 15 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин шул хактагы боерыкны имзалаган.
Өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче 33 меңнән артык гаилә шушы ярдәмне алыр дип көтелә. Әлеге программа ярдәмендә алар ипотека кредитын тулысынча яки өлешчә түли ала.
Һәр гаилә 450 мең сум күләмендә түләү ала. Ипотекадан тыш, аны торак төзү яки йорт салу өчен участок сатып алуга тотарга мөмкин. Әлеге ярдәмнән өченче баласы 2019 елның 1 гыйнварыннан соңрак туган гаиләләр файдалана ала.
Хөкүмәттә искәртүләренчә, 2023 елда әлеге максатларга бюджеттан 60 миллиард сумнан артык акча бүленгән, аның күп өлеше гражданнарга барып ирешкән инде.