Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?»

0
Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?»

Бүген Чаллыда журналистларга контракт буенча хезмәт итү мәсьәләләре буенча 117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге эше турында сөйләделәр. Бу телефон номерына кемнәр еш шалтырата, армиягә алынасы кандидатлар өчен нинди критерийлар билгеләнгән һәм үзәк хезмәте белән чит ил кешеләре кызыксынуы турында «Татар-информ» репортажында.

«Чаллы һәм бөтен Татарстанга консультация үткәрәбез»

117 номерлы кайнар линиянең контакт-үзәге операторлары РФ Кораллы көчләрендә контракт буенча хезмәт итү турында барлык сорауларга җавап бирергә һәм контракт төзергә теләүчеләргә консультация үткәрергә әзер.

Әлеге үзәк Чаллыдагы бер бинаның тулы этажында урнашкан. Биредә 60ка якын кеше эшли. Мондый үзәк Казанда да бар.

Контракт буенча хезмәт итү турында кызыксындырган төрле сорауларга җавап алу өчен 117 номерлы кайнар линиягә шалтыратырга була. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 номерлы кайнар линия эшләвен дәвам итә.

«Безнең контакт-үзәк 2023 елның мартында ачылды. Без контракт буенча хезмәт итү өчен кандидатларга консультация үткәрәбез. 117 номерлы кайнар линия эшләгән дәвердә ике үзәккә дә – Чаллы һәм Казанга 12 меңгә якын шалтырату килде», – дип сөйләде контакт-үзәкнең операцион директоры Алексей Сиитов.

Аның сүзләренчә, кандидатларны күбрәк контракт төзү шартлары турында сораулар, сәламәтлек һәм яшь чикләүләре кызыксындыра.

«Иң еш очрый торган сорау: «Контракт төзү өчен кая мөрәҗәгать итәргә?» Без кандидатларга нинди документлар җыярга кирәклеген, иң якын урнашкан хәрби комиссариат адресын һәм аның эш вакытын әйтәбез. Алга таба кандидат инде хәрби комиссариат белән эшли», – дип өстәде Сиитов.

Татарстаннан теләге булган һәркем Казандагы «Батыр» контракт буенча хезмәткә кабул итү үзәгенә мөрәҗәгать итә ала. Анда консультация бирәләр, рекрутер белән таныштырып, медицина комиссиясен чиратсыз үтәргә ярдәм итәләр. Тулы рәсмиләштерү өчен якынча бер тәүлек вакыт кирәк. Икенче көнне ул бүленеш үзәгендә контрактка кул куя алачак.

«Җавапсыз калган шалтыратулар юк»

Алексей Сиитов сүзләренчә, контракт буенча хезмәт итү белән күбрәк хәрби тәҗрибәсе булган ир-атлар, медицина белеме булган хатын-кызлар һәм чит ил кешеләре кызыксына.

Хатын-кызларны түбәндәге критерийлар буенча сайлыйлар: кандидат хәрби исәптә торырга, медицина белгечлеге булырга һәм 45 яшьтән дә өлкәнрәк булмаска тиеш. Ә ир-атлар арасында кандидатлар өчен төп критерийлар: 18 яшьтән алып 65 яшькә кадәр булуы һәм кешенең сәламәтлеге.

«Чит ил кешеләренә турыдан-туры сайлап алу пунктларына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Контракт буенча 6 ай хезмәт иткәннән соң, һәр чит ил кешесенә Россия гражданлыгы бирелә», – дип өстәде ул.

«Цифрлы технологияләр» контакт-үзәге клиентлар сервисы җитәкчесе Елена Мирошниченко Чаллы һәм Казандагы ике контакт-үзәкнең дә синхрон рәвештә эшләвен һәм эш күп булганда бер-берсен алмаштыра алуын әйтте.

«Һәр шалтырату операторга барып ирешәчәк. Шалтыраткан кеше үзенең соравы буенча тулы мәгълүмат ала ала. Бездә җавапсыз калган шалтыратулар юк. Һәр оператор дөрес җавап бирергә һәм кандидатны бутамаска тиеш», – диде ул.

Контакт-үзәктә эшләүчеләр өчен төп таләп: кеше белән әдәпле һәм дөрес итеп сөйләшә белү. Шулай ук стресска каршы торучанлык һәм компьютерда эшли белү дә мөһим.

Кандидатларның сорауларына җавапны контакт-үзәк операторы эчке мәгълүмат базасыннан ала. Мәгълүмат базасы реаль вакыт режимында яңартылып тора. Әгәр дә шалтыраткан кешенең соравына җавап бирә алмыйлар икән, бу сорау Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрелә. Берникадәр вакыттан соң аңа рәсми җавап кайтарыла һәм аны контакт-үзәкләр җитәкчеләренә тараталар. Алар аны базага кертеп, бу хакта операторларга җиткерәләр. Аннары бу сорау белән кызыксынган кешегә кабат шалтыраталар.

Кайнар линия тәүлек әйләнәсе һәм тәнәфессез эшли.





Губернаторы России
Москва

Собянин: Московскому метрополитену исполнилось 89 лет





Москва

Армяне России поддерживают движение «Тавуш во имя Родины»


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин: Обеспечим ученикам комфортные условия



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Антонио Вивальди

30 мая «Времена года» Антонио Вивальди прозвучат в Эрмитаже




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Стартовал финальный этап всероссийского футбольного турнира «Будущее зависит от тебя»

В Подмосковье сотрудники ОМОН «Русич» Росгвардии приняли участие в церемонии открытия соревнований по дзюдо среди детей и подростков

Инсайты, стратегии и нетворкинг для профессионалов: 21 июня пройдет ежегодный форум «Спорт и Бизнес»


WTA

Виктория Азаренко пробилась в четвертьфинал турнира WTA в Риме



Новости Крыма на Sevpoisk.ru




Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России