Путин Татарстанда өч судья билгеләү турындагы указны имзалады
РФ Президенты Владимир Путин Татарстанда өч судья билгеләү турындагы указны имзалады. Шул хактагы документ хокукый актлар порталында урнаштырылган.
Аида Лебедева - Казанның Идел буе районы суды рәисе урынбасары, Гадел Галиев һәм Елена Прыткова ТР Югары суды хөкемдарлары итеп билгеләнде.