Самара татарлары Иске Ярмәккә Авыл бәйрәменә чакыра
29 июльдә Самара өлкәсенең Иске Ярмәк авылында Авыл бәйрәме узачак. Бу турыда «Самар татарлары» сайтында хәбәр ителә.
Бәйрәм балалар өчен Сабан туе форматында була. Ул Сабан туе мәйданында (авылга кергәндә) үтәчәк, башлана 11:00 сәгатьтә.
«Читтә яшәүче авылдашларны, милләттәшләрне көтеп калабыз! Төрле уен мәйданчыклары оештыручыларны да (батутлар һәм башкалары), сатучыларны да көтеп калабыз», дип яза оештыручылар.