«Медиа Сабантуй» батырлары билгеле булды
Питрәчтә оештырылган журналистлар Сабан туе - «Медиа Сабантуй»да көрәштә җиңгән батырлар исемен игълан иттеләр.
- Беренче урын - «Мамадыш-информ»нан Илдар Хәсәнов. Аңа тәкә тапшырылды.
- Икенче урын - «Тәртип» радиосы алып баручысы, Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Илфак Хафизов.
- Өченче урын - «Мамадыш-информ»нан Иршат Сәйфетдинов.
Җиңүчеләргә акчалата бүләкләр тапшырылды. Узган ел «Медиа Сабантуй»да батыр калган «Шәһри Казан» газетасы журналисты Фәрит Салихов 10 меңлек сертификат белән бүләкләнде.