Мохит, хезмәт базары һәм белем: Миңнеханов яшь кадрларны калдыру ысулы турында сөйләде
Кеше капиталы икътисад үсешендә төп рольне башкара. Ә төрле тармакларда эшче кулларга кытлык булмасын өчен, яшь кадрларга шартлар тудыру мөһим, дип билгеләп үтте Әлмәттә нефть саммитын ачуда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
«Яшьләр өчен мохит бик мөһим. Шәһәр яшәү өчен уңайлы, социаль-мәдәни өлкә, сәламәтлек саклау объектлары, иҗтимагый киңлекләр булырга тиеш. Иң мөһиме – Әлмәт әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәге булырга тиеш», – диде республика җитәкчесе.
Фото: © ТР Рәисе матбугат үзәге
«Безнең конкурентлык нинди белгечләр әзерләячәгебезгә бәйле. Җитди белем бирү үзәкләре кирәк. Без бу мәсьәләләр белән актив шөгыльләнәбез. Нефть үзәге – Әлмәт, нефть химиясе үзәге – Түбән Камада, КАМАЗ белән Чаллыда югары техник мәктәп булдырабыз», – дип өстәде Миңнеханов.
Республикага WorldSkills чемпионаты зур тәҗрибә бирде. Ул белгечләр әзерләүнең алымнарын һәм стандартларын яңарту кирәген күрсәтте. «Без белгечләр әзерләүнең яңа стандартларын кертергә кирәген аңладык. 45 ресурс үзәге булдырдык, һәрберсенең төп заказчысы бар. Моннан тыш, бездә җитди проект – «Алабуга Политех» бар. Бүген анда 1300 студент укый, ә 2025 елга аларның саны 10 меңгә кадәр артачак. Шул ук вакытта сүз Россия балалары турында гына түгел, ә Үзәк Азия, Африка һәм Латин Америкасыннан килүчеләр турында да бара», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
Шулай ук бүген республика Рәисе хакатонга (разработчиклар форумы) старт бирде, аның кысаларында яшьләр командалары нефть-газ чыгару, нефть эшкәртү, нефть-газ химиясе, ESG-повестка һ. б. буенча ягулык-энергетика комплексының актуаль бизнес-бурычларын хәл ителәчәк.