Шимбә көнне Татарстанда бераз яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылылык көтелә
![Шимбә көнне Татарстанда бераз яңгыр һәм +27 градуска кадәр җылылык көтелә](https://tatar-inform.tatar/images/uploads/news/2023/7/14/337d9c1033a03f67061cc83e55d78278.jpg)
Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда болытлы һава көтелә, көндез — бераз яңгыр. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәге хәбәр итә.
Төньяк-көнбатыш, төньяктан исәчәк җилнең тизлеге секундына 5-10 метрга җитәчәк. Көндез җилнең тизлеге 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин.
Термометр баганалары төнлә +9..+14 градус күрсәтәчәк, көндез 22-27 градус җылы көтелә.