Миңнеханов һәм Шувалов моношәһәрләр, Казандагы Универсиаданың 10 еллыгы турында сөйләште
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе рәисе Игорь Шувалов белән очрашты. Яклар сөйләшүдә зур уртак проектларга, аерым алганда, моношәһәрләрдә инфраструктураны үстерүгә кагылды, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
«Татарстан ВЭБ.РФ белән актив хезмәттәшлек итә. Сезнең теләктәшлек белән Иннополиста ике заманча технопарк төзелә. Эре инфраструктура проектлары моношәһәрләр линиясе буенча гамәлгә ашырыла», – дип искәртте Миңнеханов.
Моннан тыш, очрашуда 2013 елгы Универсиада турында да фикер алыштылар. Ул вакытта Игорь Шувалов Россиянең беренче вице-премьеры вазифасында иде һәм Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын оештыру комитеты белән җитәкчелек итте.
Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте
«Бу көннәрдә Казанда Универсиада уздырылуга 10 ел тула. Казанда Студентлар уеннарына әзерлек барышында 500дән артык объект төзелде һәм реконструкцияләнде», – диде Татарстан Рәисе.
Игорь Шувалов, үз чиратында, ярышларның мирасы бүгенге көнгә кадәр республикага хезмәт итүен билгеләп үтте.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов ВЭБ.РФ үсеш дәүләт корпорациясе рәисенә «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.