Сарманда балалар өчен «Җәйге китапханә» оештырдылар
13 июль көнне Сарманның үзәк Ял паркында район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре балалар өчен «Өч кыз» дигән курчак театры спектаклен сәхнәләштерде. Бу хакта «Сарман» газетасы яза.
Соңыннан «Җәйге китапханә» чарасы кысаларында балаларны яңа китаплар белән таныштырдылар, бергәләп табышмаклар чиштеләр, флешмобта ктанаштылар. Кечкенә тамашачылар татар халкы мәкальләрен яхшы белүләрен дә күрсәттеләр, башка логик уеннарда да актив булдылар, диелә хәбәрдә.