Казан Кремлендә декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган күргәзмә уза
15-23 июльдә Казан Кремлендә «Тормыш стиле-мәдәни код»/«Яңарыш: Заманча укылышта эпос» фестивале кысаларында «Мирас һәм традицияләр» дип аталган декоратив-гамәли сәнгать осталарының эшләнмәләре урын алган күргәзмә эшләячәк. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
15 июльдә 16.00 сәгатьтә күргәзмәнең тантаналы ачылышы була. 16-23 июльдә күргәзмә 10.00-19.00 сәгатьләрдә эшләячәк. 16 июльдә күргәзмә кысаларында балык тиресеннән аяк киемнәре һәм аксессуарлар әзерләү буенча уникаль оста Илдар Фәхретдинов «Балык тиресе белән эшләү үзенчәлеге» дип исемләнгән лекциягә чакыра.
19 июльдә 19.00-21.00 сәгатьләрдә биредә татар аутентик костюмына багышланган чара узачак. Программада халык катнашында театральләштерелгән мода күрсәтү; «Алпар» этно-төркеме чыгышы; Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының костюм фондында сакланучы «Зәңгәр шәл», «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин» спектакльләренең театр костюмнарын күрсәтү; милли костюмнар парады каралган.