Чаллыда Мәләкәс елгасы күпере асты юлын вакытыннан алдарак ачалар
Чаллыда Мәләкәс елгасы күпере асты юлын вакытыннан алдарак ачалар. Бу хакта «Автомобиль юллары предприятиесе» директоры Марат Анисимов хәбәр итте, дип яза «Шәһри Чаллы» газетасы.
Юлның асфальт-бетон катламы тулысынча салынып беткән. Хәзерге вакытта бордюрлар ясыйлар. Шулай койма кую, кабель сузу, юл билгеләрен урнаштыру, яшелләндерү кебек эшләр калып бара.
Марат Анисимов әйтүенчә, берьюлы күперне дә ремонтлаганнар. Борылыш юлында утлар урнаштырылачак, диелә хәбәрдә.