Кукмара һәм Удмуртиянең Юкаменск районы арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелде
12 июльдә Кукмара районына Удмуртия Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков җитәкчелегендәге делегация килде. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы яза.
Очрашу район советы бинасында башланып китте. Район башлыгы Сергей Димитриев кунакларны районның социаль-икътисадый торышы, оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштырды, республика һәм федераль программалар буенча башкарылган эшләргә тукталды.
Бу көнне Россия Федерациясе Удмуртия Республикасы Юкаменск районы муниципаль округы һәм Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешүне район башлыгы Сергей Димитриев һәм Юкаменск районы муниципаль округы башлыгы Константин Бельтюков имзалады.
Тантаналы өлештән соң делегация вәкилләре киез итек-киез комбинаты кибетенә, Кукмара таш эшкәртү заводына керделәр, «Кукмара» сәнәгать паркында урнашкан оешма-предприятиеләрнең эшчәнлеге белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар, диелә хәбәрдә.