Татарстанда яман шешле балаларга төп күзәнәкләр күчереп утырту операцияләре ясала башлады
Татарстанда югары куркыныч төркеменә кергән онкология белән авыручы балаларга гемопоэтик төп күзәнәкләрне (стволовые клетки) аутологик трансплантацияләү технологиясен кулланып дәвалау үткәрелә башлады. Бу хакта КФУның медиапорталында хәбәр итәләр.
Әлеге дәвалау төре Дмитрий Рогачев исемендәге Балалар гематологиясе, онкологиясе һәм иммунологиясе Милли медицина тикшеренү үзәге һәм Казан университеты институты белән берлектә ДРКБның Балалар онкологиясе, гематологиясе һәм хирургиясе үзәгендә тормышка ашырыла.
«КФУның Биобанкында инде тугыз ел дәвамында кендек бавы канындагы төп күзәнәкләр үрнәкләре саклана, алар киләчәк буынга үзенчә медицина иминияте булып тора», – дип сөйләде КФУның биомедицина юнәлеше буенча проректоры, ИФМиБ директоры Андрей Киясов.
Бүген бер пациентка КФУ Биобанкында өч ай сакланган гемопоэтик төп күзәнәкләр трансплантациясе уздырылган инде. Тагын ике пациентка гемопоэтик төп күзәнәкләрен җыйганнар һәм аннан соң криоконсервацияләгәннәр.