Татарстанда июнь аенда еллык инфляция 2 процентка арткан
Июнь ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда еллык инфляция 2,21 процентка арткан. Чагыштыру өчен, бер ай алдарак бу күрсәткеч 0,93 процент булган, дип хәбәр итә Татарстанстат.
Шуңа да карамастан, җәйнең беренче аенда бары тик ике категория генә кыйммәтләнгән: хезмәтләр - +9,44, шулай ук яшелчәләр +0,12 процентка күтәрелгән. Калганнары исә, киресенчә, күрсәткечләрен киметкән.
Июньдә азык-төлек товарлары 0,15 процентка, товарлар 0,13 процентка, ә азык-төлек (яшелчәләрдән тыш) 0,12 процентка арзанайган. Азык-төлек булмаган товарлар 0,09 процентка арзанайган.
Июнь нәтиҗәләре буенча, кулланучы бәяләренең база индексы 0,86 процентка арткан.
Татарстанстатта әйтүләренчә, еллык инфляция күрсәткече ел башыннан (2022 елның шушы чоры белән чагыштырганда) 4,53 процентка арткан.