Татарстан танкистлары Лаеш волонтерларына маскировка челтәрләре өчен рәхмәт әйтте
Татарстанның Лаеш районыннан танк полкы хәрбиләре махсус хәрби операция зонасыннан якташларына видеомөрәҗәгать яздырып җибәргән. Алар техника өчен маскировка челтәрләре үргән өчен рәхмәт әйткән.
«Балыкчылык кардәшлегенә, Лаеш шәһәрендә яшәүчеләргә, челтәр үргән хатын-кызларга бик зур рәхмәт. Барысы да килеп җитте, барысы да кирәк. Шулай ук гуманитар ярдәмне дә алдык – анда фронтка кирәкле бар нәрсә дә бар», – дип сөйли хәрби.
«Помощь СВОим» иҗтимагый хәрәкәте волонтеры Юлия Плескач «Татар-информ» га 1 октябрьдән 15 июльгә кадәр Лаеш осталары 458 толстовка һәм 312 балаклава, 1185 маскировка челтәре, 280 плащ-палатка, снайперлар өчен тепловизорлардан саклаучы 114 «леший» костюмы, ак төстәге 215, яшел төстәге 268 маскировка костюмнары һәм 800 окоп шәмнәре ясауларын сөйләде.
Фото: © «Помощь СВОим» хәрәкәте
«Шулай ук «Помощь СВОим» хәрәкәте 306 мехлы пута, 850 мехлы табанча, 32 буржуйка, сигез тепловизор, тугыз инвалид арбасы ясаган. Алгы сафларга һәм Россиянең яңа төбәкләренә хәрбиләр һәм балалар өчен 34 тонна гуманитар ярдәм: азык-төлек, медикаментлар җибәрелгән», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Алдарак «Татар-информ» Лаеш осталарының танкистларга 50дән артык маскировка челтәрләре җибәрүен язган иде.