Шаһиәхмәтов яшьләргә командада нәтиҗәле эшләү һәм максатларга ирешү турында сөйләде
Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Президент академиясенең XI Җәйге кампусы катнашучылары белән панель дискуссиядә чыгыш ясады. Ул нәтиҗәле команданы ничек төзергә, уңышка ирешергә икәнен һәм эшче һөнәрләрнең заманча вәкилләре нинди булырга тиешлеген сөйләде.
«Татарстанның уңыш сере – безнең республикада яшәгән һәм эшләгән кешеләрдә. Без яңа идеяләрне тормышка ашыру өчен актив рәвештә шартлар булдырабыз – бу яшьләргә генә түгел, ә өлкән буын кешеләренә дә кагыла. Даими, туктаусыз укытуга аерым игътибар бирәбез. Әгәр ике адым алда бармасак, артта калачагыбызны бик яхшы аңлыйбыз», – диде ул катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Аның фикеренчә, уңышка ирешү өчен команда, лидерлар, төгәл максатлар һәм аларга ничек ирешүне аңлау кирәк. Шул ук вакытта нәтиҗәле командада һәр катнашучы нәтиҗә өчен үзенең җаваплылыгын тоя.
Шулай ук министр хәзерге заманда ихтыяҗ булган һөнәрләрне дә атады. ИТ белгечлекләрдән тыш, бүген эшче һөнәрләргә дә ихтыяҗ зур. «Ләкин заманча эшче һөнәр – ул станок янында басып торган кеше генә түгел, ә төрле өлкәләрдә белемгә ия булган кеше дә», – дип ышына Мидхәт Шәһиәхмәтов.
Президент академиясенең XI Җәйге кампусы 14-23 июльдә Зөя калкулыкларында уза. Мидхәт Шаһиәхмәтовтан тыш, панель дискуссиядә Президент академиясе проректоры Полина Немировченко да катнашты. Ул кампуста катнашучыларга академиянең экосистемасы үсеше планнары, шул исәптән халыкара эшчәнлек үсеше турында да сөйләде.
Президент академиясенең җәйге кампусы – яшьләр өчен ел саен уздырыла торган белем бирү проекты. Ул талантлы яшьләргә аралашу шартлары булдыруга һәм илнең интеллектуаль элитасының яңа буынын булдыруга юнәлгән. 2023 елгы фестивальнең темасы – «Киләчәк мәгънәләре һәм компетенцияләре» дип атала.