Атна башында Татарстанда көчле җил булачак һәм яңгыр явачак
Дүшәмбе көнне Татарстан территориясендә аязучан-болытлы һава торышы була, төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Кайбер районнарда көндез яшен була һәм җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга кадәр көчәячәк.
Төнлә һава температурасы 12-17, көндез 20-25 градус җылы булачак.