Кырым күперендә 1 меңнән күбрәк автомобиль бөкедә утыра
Бүген Кырым күперендә Тамань ягыннан бөкедәге машиналар саны кабат 1 меңнән артып киткән. Бу хакта объектның оператив каналы хәбәр итә.
Бөкегә эләккән машиналарның максималь саны 12:00 сәгатьтә булган – ул вакытка чират 1,4 мең машинага кадәр сузылган. 13:00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, аны 1,1 мең автомобильгә кадәр киметә алганнар. Алар өчен көтү вакыты якынча 4 сәгатьне тәшкил итә.
«Керчь ягыннан кыенлыклар юк», – диелә хәбәрдә.
Искәртеп үтик, Россия Президенты Владимир Путин транспорт кичүен хәрби корабльләрне һәм паромнар санын арттырып Кырым күперен бушатырга йөкләмә бирде. Моннан тыш, җиңел машинада йөргән туристларга яңа төбәкләр аша бу җирне урап узарга киңәш ителде.