Әлмәт районында кырдагы камышларга ут капкан
Татарстанның Әлмәт районында тугайда камышларга ут кабу турында хәбәр бүген 13:08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 номерына килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарәсендә хәбәр иттеләр.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр, Әлмәт шәһәренең Урсала микрорайонында Дала Зәе елгасы тугайларында камыш януын ачыклаган.
Янгынны сүндерү өчен 50 кеше һәм 13 берәмлек техника, шул исәптән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан 36 кеше һәм 8 берәмлек техника җәлеп ителгән.
16:35 сәгатьтә ачык утны ликвидацияләгәннәр.
Ведомствода әйтүләренчә, янгында зыян күрүчеләр булмаган.
Янгынның сәбәпләре ачыклана.