Пенза өлкәсендә 67 кеше кызамык йоктырган
Пенза өлкәсендә 67 кешедә кызамык авыруы расланган. Бу хакта Пенза өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.
«16 июльдә Пенза өлкәсендә кызамыкка шик булган 69 кеше ачыкланган, аларның 61е балалар, сигезе олы кеше. Расланган очраклар – 67», – диелгән хәбәрдә.
23 кеше стационарда, 18 кеше амбулатор шартларда дәвалана, диелә.