Алабуга районында 25 мең тоннага якын сенаж салынган
Алабуга районында 25 мең тоннага якын сенаж салынган. Бу тиешле күләмнең 46 процентын тәшкил итә. Бу хакта «Алабуга нуры» газетасы яза.
Былтыр район авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, терлек азыгы әзерләнгән чакта, орлык фуражын гына түгел, сенаж һәм печәнне дә артыгы белән хәстәрләү мөмкинлегеннән файдаланып калдылар.
Хәзер, нык корылык аркасында, терлек азыгы уңышы мактанырлык булмаса да, күпчелек терлекләрне кышлату турында әлләни кайгырмый, чөнки орлык фуражы һәркайда җитәрлек.
«Хәзер безнең бурыч — сенаж салуны арттыру. Моның өчен бөтен чараны күрәбез. Өлешчә алганда, яхшы уңышка өмет булмаган урыннардан орлыклыларны бер еллык үләннәр белән катыштырабыз. Июльнең 12сенә 24610 тонна сенаж салынган инде, бу тиешле күләмнең 46 процентын тәшкил итә. Печән — 4613 тонна (62 процент) әзерләнгән», – диде районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Косов.
Нәтиҗәдә, шартлы рәвештә алынган бер баш сыерга 12,13 центнер терлек азыгы берәмлеге туры килә. Моңа үткән елдагыларын да исәпләсәң — 21,78 центнер терлек берәмлеге. «Яшь көч», «Яңа Юраш» агрофирмалары, Әхмәтҗанов крестьян-фермер хуҗалыгы, «Якты үзән» ҖЧҖ, «Мир» җәмгыяте күрсәткечләре югарырак.
Алда әле бер еллык үләннәрне җыеп аласы да бар, алар 854 гектарда чабылган, бу планлаштырылган кукуруз мәйданының 33 процентын тәшкил итә, күп еллык үләннәрне икенче кат чабу вакыты да җитә, диелә хәбәрдә.