Түбән Кама районында бер ир-ат күлдә батып үлгән
Бүген көндез ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм номерга Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы Юрт күлендә ир-ат мәете табылу турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
Яр буенда бары тик резин башмаклар гына калган, диелә хәбәрдә.
Водолазлар 60 яшьлек ир-атның мәетен ярдан 5 метр ераклыктан алып чыккан.
Якынча мәгълүматлар буенча, фаҗиганең сәбәбе – сулыкларда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу. Бу күл су коену өчен җиһазландырылмаган булган.