Татарстан фонды Әфганстанда беренче Россия эшлекле үзәген ачты
Кабулда Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды вәкиллеге каршында, Россия эшлекле үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Әфганстандагы Илчелегенең беренче сәркатибе Алексей Николаев һәм илчелекнең икътисад буенча киңәшчесе Ринат Борануков катнашты.
Бизнес-үзәк мәйданчыгында урнашкан Россия бизнесының беренче вәкиле Татарстанның «КЭР-холдинг» энергетика компаниясе булды. Аның башлыгы Хамис Махянов та үзәкне ачу тантанасында катнашты.
«Безнең төп бурыч – Россия һәм Әфганстан арасында сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләрен үстерү. Әфган халкы өчен бу бик әһәмиятле. Ил җитештерүләр һәм яңа эш урыннарына мохтаҗ», – диде Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды генераль директоры Рөстәм Хәбибуллин.
Фото: © «Татар-информ»
Шулай ук, ул Россия бизнесы Әфганстан сәнәгатенә инвестицияләр кертергә әзер дип әйтте.
Оештыручылар чарада катнашучыларны татар милли ашлары белән сыйлады. Кунакларга аеруча чәкчәк ошаган. Аны махсус Минзәләдән алып килгәннәр.