Лаеш районында яшь йөзүчеләр өчен лагерь эшли
Бу көннәрдә Матюшинода «Волга» яшьләр үзәгендә «DK swim team» йөзү командасының спорт-сәламәтләндерү сменасы уза. Бу хакта «Кама ягы» газетасы яза.
Команданың җитәкчесе һәм тренеры — йөзү буенча спорт мастеры кандидаты Диас Кадыйров.
Смена вакытында балалар өчен йөзүдән тыш, саф һавада һәм бассейнда күнегүләр үткәрелә. Балалар Диас Кадыйров җитәкчелегендә гомуми физик әзерлек һәм команда эше белән шөгыльләнә.
Ә буш вакытларында малайлар һәм кызлар төрле конкурсларда актив катнашалар, тизлек, җитезлек, командада эшләү осталыгы буенча ярышалар, диелә хәбәрдә.