Рөстәм Миңнеханов Төркиягә эш сәфәренә килде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Конья шәһәренә эш сәфәренә килде. Аэропортта аны Конья провинциясе губернаторы Вахдеттин Озкан каршы алды. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Рөстәм Миңнеханов губернатор, шәһәр мэры һәм Конья сәнәгать палатасы рәисе белән эшлекле очрашулар уздырырга планлаштыра.
Моннан тыш, ул «Имаш» (авыл хуҗалыгы җиһазлары) һәм «Тюмосан» (трактор техникасы) заводларында булырга җыена.
Белешмә:
Конья - Төркиянең зур провинциясе, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм авыл хуҗалыгы машина төзелеше өлкәсендә лидер. Төбәктә сәнәгать, аерым алганда, автокомпонентлар һәм җиһазлар җитештерү, станоклар төзелеше үсеш алган. Провинция территориясендә 13 зур оешкан сәнәгать зонасы (ОПЗ), 95 сәнәгать паркы бар, аларда 8,6 мең компания урнашкан.