Казанның 25 урамында алты елга беренче тапкыр парковка өчен тариф артачак
1 августтан Казанның 25 урамында машина кую өчен тариф артачак, ул алты ел дәвамында үзгәрмәгән. Түләү 100, 70 һәм 50 сумга кадәр арта. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров сөйләде.
Тарифлар парковка урыннарының йөкләнеше 95-100 процентка җиткән Казан урамнарына кагылачак. Алар - Пушкин, Столбов, Миславский, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Айвазовский, Бутлеров, Дзержинский, Чернышевский, Профсоюз, Сибгат Хәким, Әбсәламов урамнары һәм башкалар.
«Бу урамнарда машина йөртүчеләр адашып йөрүче трафик ясап, буш урын эзләргә мәҗбүр, аны таба алмыйлар һәм, кагыйдә буларак, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, машиналарын калдыралар», - дип аңлатты Илдар Шакиров.
Казан башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров Казанда паркингның үсеше бер елдан артыкка «катырылуы»н шәрехләде.
«Без бер елга паркинг үсешен туктаттык, бүген процессны тоткарлау мөмкинлеге юк. Шәһәрдә машиналар саны арта, һәм без бу процессны көйләргә мәҗбүр. Алты ел буе парковка өчен тарифны яңадан карамадык. Бүген күп кенә үзәк трафик урамнарда парковкаларда буш урыннар булмау чигенә җитте. У хәлдән чыгуның юлы - тарифны күтәрү», - дип йомгаклады спикер.