Питрәч күгендә диджей «Ай былбылым» җырына микс яздырган - видео
Диджей Aaron Voodoo һава шарында Питрәч районы өстеннән 1 мең метр биеклеккә күтәрелде. Бу биеклектә ул «Ай былбылым» җырына микс яздырган. Видео «Пестрецы-информ» Телеграм-каналында чыкты.
Музыкаль миксның озынлыгы ярты сәгать тәшкил итә. Социаль челтәрләрдә мондый югарылыкта микс яздыруны «Идел буе җәе иртәсен «тавышландыру» теләге белән аңлаталар.