Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
World News in Tatar
Июль
2023

«Керәшен чибәре» җиңүчесе Анжелика Павлова: Туган телемне – Тукай телен бик яратам

0
«Керәшен чибәре» җиңүчесе Анжелика Павлова: Туган телемне – Тукай телен бик яратам

Анжелика Павлова табибә булырга хыяллана.

«Керәшен чибәре-2023» бәйгесе җиңүчесе Анжелика Павлова туган телен – татар телен яратуын әйтте.

Быел «Керәшен чибәре» республика бәйгесе җиңүчесе Казан медицина көллияте студенты Анжелика Павлова булды. Ул бәйгедән соң «Татар-информ» хәбәрчесенә уй-кичерешләре турында сөйләде. Республика күләмендәге бәйге 25 ел буе үткәрелә. Биредә кияүгә чыкмаган, яше 28дән артмаган кызлар катнаша.

«Һәр бәйге тырышлык, түземлек , сабырлык һәм төпле белемле булуны таләп итә. Иң элек, халкымның тормыш-көнкүрешен, бәйрәмнәрен барлап чыктым, гореф-гадәтләрен, йолаларын искә төшердем. Аннары үз-үземне тиешле дәрәҗәдә тотарга әзерләдем. Җиңү беркемгә дә җиңел бирелми инде. Бик авыр булды, дип тә әйтмәс идем, чөнки янымда һәрвакыт әти-әни, туганнарым, гомер иткән әби-бабайларым булды. Рәхмәт аларга! Аларның киңәшләренә, тормыш тәҗрибәләренә нык таяндым», - диде Анжелика Павлова.

Анжелика Павлова бәйгегә җиңү яулар өчен түгел, ә үзен сынап кара өчен килгән. «Беренче өчлеккә кереп булмасмы дигән уем булды, әмма беренче урын ук булыр димәгән идем. Шатландым, билгеле. Беркемнән дә оялмадым, күз яшьләрем битем буйлап агып төште. Әле эмоцияләрдән арынып бетеп булмый, күп котлаулар кабул итәм, шатлык хисләрем йөрәгемнән ташып чыга», - диде ул.

Җиңүче кыз табибә булырга хыяллануын әйтте. «Алга таба да планнар зурдан. Бер урында гына тукталып калмаска, алга барырга, керәшен дөньясында кайнарга, булдыра алганча үз өлешемне кертеп яшәргә уйлыйм. Исән-сау гына укуымны дәвам итәргә, табибә булырга, халкымның сәламәтлеге сагында торырга хыялланам», - диде Анжелика Павлова.

Анжелика Павлова «Татар-информ» хәбәрчесенә татар теленә карата мөнәсәбәтен белдерде. «Мәктәптә 11 ел русча укыдым. Татарча аралашам, туган телемне – Тукай телен бик яратам. Ана телемнең бөеклегенә мин шатланып яшим. Ике телне дә бер үк дәрәҗәдә беләм. Теле юкның - көне юк. Телне, иң элек, гаиләдә сакларга, гаиләдә үз телеңдә аралашырга кирәк. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Әгәр тел югала икән , халык та юкка чыга», - диде ул.





Губернаторы России
Москва

Собянин рассказал об открытии нового перехода на вокзал Зеленоград-Крюково





Москва

Третья Московская неделя моды: масштабное событие с участием дизайнеров из России и мира пройдет в октябре


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Элджей

Члены «Русской общины» хотят отменить концерт Элджея в Новосибирске




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Два проекта Первый Бит отмечены дипломами финалистов конкурса «BPM-проект года»

В преддверии Международного дня защиты детей подмосковные росгвардейцы провели спортивное мероприятие для школьников

Онлайн-лекторий «Иннагрика»: подкасты с учеными и экспертами об агротехе доступным языком


Ролан Гаррос

Белорусские теннисистки проведут стартовые встречи открытого чемпионата Франции



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Мода

Ozon открывает новый фулфилмент-центр в Ставрополье



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России