Чувашиядә яңа мәчеткә Габделкави Насыйров исеме бирергә җыеналар
Чувашия Республикасының Козловка районы Әлмән авылында төзелә торган яңа мәчет мулла Габделкави Насыйров исеме белән бәйле булачак. Ул 40 ел дәвамында авылда дини эшчәнлек алып барган. Габделкавины халык арасында Кави мулла дип йөртәләр иде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әлмән авылында мәчетнең беренче бинасы XIX гасырның беренче яртысында төзелә. 1941 елга кадәр авылда дин эшчәнлеге тынмаган. Кави мулла катнашында ХХ гасыр башында мәчетнең һәм мәктәпнең яңа бинасы төзелә башлый.
Габделкави Казан губерниясенең Чабаксар уезды Әлмән авылында 1882 елда мулла итеп билгеләнгән.