Кабан күле яр буенда Илһам Шакировның культ җырлары яңгыраячак
29 июльдә Кабан күле буенда Илһам Шакировның трибьют-концерты була. Yummy Music лейблы артистлары күренекле татар җырчысының культ җырларын башкарачак.
Иҗат кичәсе 19:00 сәгатьтә башлана, шул вакытта диджей Malsi Music махсус сет белән чыгыш ясаячак. 20:00 сәгатьтә сәхнәгә Yummy Music Band чыгачак. Алар составында Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Эльза Заяри, Илгиз Шәйхразыев һәм Эльвира Мифтахова бар. Коллективның беренче синглын – «Керфекләрең синең нигә кара» халык җырын – музыкаль мәйданчыкларда тыңларга була. Эшнең үзенчәлеге шунда ки, ул җанлы состав белән бер дубльдан яздырылган.
Шәһәр халкын Г.Камал театры ягыннан төшү юлында көтәчәкләр, дип хәбәр итә Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе.