Рөстәм Миңнеханов Мамадыштагы укытучыга һәм инженер-технологка мактаулы исем бирде
Рөстәм Миңнеханов Мамадыш районында яшәүче ике кешегә мактаулы исем бирде. Документлар Татарстан Республикасы җитәкчесенең рәсми сайтында урнаштырылган.
Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикле балаларны укыта торган Мамадыш мәктәп-интернатының физкультура укытучысы Андрей Куклев «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булды, ә Мамадыш спирт заводының спирт җитештерү инженер-технологы (смена җитәкчесе) Наталья Лепехинага «Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.