Путин: Саклану министрлыгы Кырым күперендәге терактка җавап бирү буенча тәкъдимнәр әзерли
Россия Кырым күперендә тыныч халык зыян күргән һәм һәлак булган терактны җавапсыз калдырмаячак. Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин белдерде.
«Россия ягыннан җавап, әлбәттә, булачак. Саклану министрлыгы тиешле тәкъдимнәр әзерли», - дип белдерде ул Кырым күпере районындагы вазгыятькә багышланган киңәшмәдә.
Дәүләт башлыгы бу вакыйганың террорчылык акты, мәгънәсез җинаять булуын ассызыклады, чөнки объект хәрби транспорт өчен кулланылмый.
Исегезгә төшерәбез, һәлакәт корбаннары ике кеше булды, бер бала зыян күрде.