Алексеевски зиратында кабер ташларын җимергән кешене тоткарлаганнар
Православие зиратында каберләрне мәсхәрәләгән кешене тоткарлаганнар. Ул – Татарстан кешесе. Хәзер ул күрсәтмәләр бирә, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы башлыгы Сергей Демидов.
«Тикшерү чаралары дәвам итә. Явызлык закон буенча үз җәзасын алачак. Зыян күргән гаиләләрнең һәрберсе белән эшлибез, зыян килгән кабер ташларын торгызу өчен барлык кирәкле ярдәм чараларын күрсәтәчәкбез», – дип белдерде Демидов.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Татарстан Рәисе ватылган кабер ташларын оператив рәвештә торгызуны йөкләде, ә хокук саклау органнары гаеплеләрне эзләү белән шөгыльләнә. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чистай епархиясе вандалларның гамәлләрен гаепләп чыкты.