Төмән өлкәсендә ике мәчет ачылды
Агымдагы елның июль башында Төмән өлкәсенең ике муниципаль районында җирле мөселманнар мәчетләр ачуны билгеләп үтте. Беренче мөселман гыйбадәтханәсе Вагай районының Ишаер авылында яшәүчеләргә үз ишекләрен ачты. Икенчесе Ярков районы Маранка авылында эшли башлады. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда хәбәр итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Ишаер авылы Омск өлкәсе белән чиктә урнашкан һәм анда барып җитү бик авыр. Авылда яшәүчеләр дә аз, бары тик 20 йорт. Әмма моңа да карамастан, Ишаер халкы үз традицияләрен саклый. Нәкъ менә бу аларны мәчет төзергә этәргән.
Ачылу көнендә гыйбадәтханәгә өлкәнең төрле районнарыннан, шулай ук төрле төбәкләрдән күп кунаклар килгән. Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте Ислам мәгариф үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов, Вагай районы имам-мөхтәсибе Әхмәт хәзрат Ишмөхәммәтов, шулай ук күпсанлы кунаклар, алар арасында имамнар, җирле үзидарә вәкилләре, меценатлар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашты.
Ярков районы Маранка авылында шулай ук мәчет ачу уңаеннан масштаблы тантаналы чаралар узды. Ярков районы башлыгы урынбасары Владимир Федоров, Төмән өлкәсе мөфтиенең беренче урынбасары Абдуррахман хәзрәт Камалиев, Ярков районы имам-мөхтәсибе Фәрхәт хәзрәт Мачитов, Ярков районы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурания Шарыгина һәм башкалар мөселманнарны котлады.
Искәртеп узабыз, быел Ярков районында 12 нче мәчет, ә Вагай районында 26 нчы мәчет эшли башлады. Вагай районы мөселманнары район үзәгендә төзелә торган 27 нче мөселман гыйбадәтханәсенең ачылуын көтә.